Анна Петрунина һәм Илья Симонов 2024 елгы яшүсмерләр арасында Европа кубогының көмеш призерлары

2024 елның 5 мае, якшәмбе

Майның беренче ялларында Әзербайҗанның Гейгель шәһәрендә дзюдо буенча яшүсмерләр арасында Европа Кубогы узды. Турнирда 14 илдән спортчылар, шул исәптән Татарстан тәрбияләнүчеләре катнашты.

Ярышларның көмеш призерлары Анна Петрунина һәм Илья Симонов булды. «Батыр» РСШОРЫНДА шөгыльләнүче спортчылар 70 килограммнан артык һәм 81 килограммга кадәр үлчәү категорияләрендә медаль ияләре булдылар.

Дзюдочыларны тренерлар Эльмира Коберник, Марат Гәрәев, Наталья Самойлова һәм Леван тедешвили әзерләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International