3 майда Төмәндә кыяга менү буенча Бөтенроссия ярышларының спорт программасы тәмамланды. Турнирның финал көнендә спортчылар «боулдеринг»дисциплинасында призерларны билгеләделәр. Аларга 5 метр биеклектәге берничә кыска трассаны үтәргә кирәк булган.
Юниорка яшь категориясендә Татарстанда туган Алиса Вәлиева җиңүче булды. Кыз Омск өлкәсеннән һәм Санкт-Петербургтан көндәшләрен артта калдыра.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Алиса Россия беренчелегендә җиңүче булды.