Татарстан парашютчылары Җиңү Кубогына бөтенроссия ярышларында дүрт алтын медаль яулады. Турнир 3-6 майда Волгоградта «җиргә төшү төгәллеге» дисциплинасында узды. Анда бөтен Россиядән 30 спорты һәм 7 команда катнаша.
Татарстан Республикасы җыелма командасын шәхси беренчелектә 2 спортчы — Анджела Говорова һәм Илнур Хөснуллин тәкъдим итте. 5 сикерүдә югары нәтиҗәләр күрсәтеп, алар ир-атлар һәм хатын-кызлар зачетында җиңүчеләр булдылар.
Сүз уңаеннан, Россия ДОСААФ җыелма командасы, аның составына Анджела һәм Илнур керә, шулай ук команда беренчелегендә алтын медаль яулады.