Чирәмдәге хоккей буенча «Ак Барс – Динамо» хатын-кызлар командасы Россия Суперкубогы өчен көрәшәчәк

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

10 майда Казанда Чирәмдәге хоккей үзәге кырында тагын бер финал узачак. Чирәмдәге хоккей буенча Россия суперкубогын бу юлы «Динамо-Ак Барс» (Казан) һәм «Динамо-Электросталь» (Мәскәү өлкәсе) хатын-кызлар командалары уйнаячак.

Матч 16:00 сәгатьтә башлана. Ярышларга керү ирекле. Матчны туры эфирда чирәмдәге хоккей үзәгенең ютуб-каналында күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International