Татарстан башкаласында Казан марафонына әзерлек һәм аны уздыру вакытында транспорт хәрәкәтен берничә урам буенча чикләячәкләр һәм парковка зонасын ябачаклар. Тиешле карар ТР башкаласы муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.
6 май 22:00 сәгатьтән 12 май 22:00 сәгатькә кадәр Үзәк стадионның Ташаяк һәм Кремль яр буе ягыннан парковкасы ябылачак.
8 май 15:00 сәгатьтән 12 май 22:00 сәгатькә кадәр Ташаяк урамын Сул Болак урамыннан Мәскәү урамына кадәр (ике юнәлеш) ябачаклар.
10 май 23:30 сәгатьтән 12 май 15:00 сәгатькә кадәр Ташаяк урамында Мәскәү урамыннан Сәет Галиев урамына кадәр һәм Мәскәү урамы буенча 2 нче йорттан Ташаяк урамына кадәр (ике юнәлеш) хәрәкәт чикләнәчәк.
11 майда 6:00 сәгатьтән 9:50 сәгатькә кадәр Уң Болак (Пушкин урамыннан Ташаяк урамына кадәр), Сул Болак (Ташаяк урамыннан Татарстан урамына кадәр) һәм Кремль яр буе (Сәет Галиев урамыннан Батурин урамына кадәр, ике юнәлеш) урамнары йөрү өчен ябык булачак.
11 майда 6:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр Профсоюз урамы (Чернышевский урамыннан Уң Болак урамына кадәр, бер юнәлеш), Батурин урамы (Зур Кызыл урамыннан Кремль яр буе урамына кадәр, ике юнәлеш), Ташаяк урамыннан Кремль дамбасына кадәр (Меңьеллык мәйданы, ике юнәлеш) йөрүгә чикләүләр кертеләчәк.
11 майда 6:00 сәгатьтән 9:50 сәгатькә кадәр транспорт өчен Кремль дамбасы (С.Хәким урамыннан Ташаяк урамына кадәр) һәм Декабристлар (Кремль дамбасыннан Чистай урамына кадәр), Пушкин (Островский урамыннан Сул Болак урамына кадәр), Татарстан (Сул Болак урамыннан Мәскәү урамына кадәр), М. Сәлимҗанов (Пушкин урамыннан Т. Миңнуллин урамы белән кисешкәнче). Хәрәкәт өчен барлык участокларда ике юнәлеш ябылачак.
11 майда 9:50 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр Кремль яр буе урамы (Сәетгалиев урамыннан Батурин урамына кадәр, бер юнәлеш), Сул Болак урамы (Ташаяк урамыннан Таҗи Гыйззәт урамына кадәр), Уң Болак урамы (Муса Җәлил урамыннан Ташаяк урамына кадәр) ябылачак.
11 майда 18:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр Ташаяк урамыннан Кремль дамбасына кадәр (Меңьеллык мәйданы, ике юнәлеш), Сул Болак урамы буенча (Ташаяк урамыннан Таҗи Гыйззәт урамына кадәр), Уң Болак урамы буенча (Муса Җәлил урамыннан Ташаяк урамына кадәр), Профсоюз урамы буенча (Чернышевский урамыннан Уң Болак урамына кадәр, бер юнәлеш), Кремль яр буе урамы (Кремль яр буе урамыннан җыеннан Меңьеллык мәйданына таба). хәрәкәт чикләнәчәк.
12 майда 5:00 сәгатьтән 14:15 сәгатькә кадәр хәрәкәт Кремль яр буе (Сәетгалиев урамыннан Батурин урамына кадәр, ике юнәлеш), Ташаяк урамыннан Кремль дамбасына кадәр (Меңьеллык мәйданы, ике юнәлеш), Батурин урамнары буенча (Зур Кызыл урамыннан Кремль яр буе урамына кадәр, ике юнәлеш), Уң Болак урамы буенча (Уң Болак урамыннан Пушкин урамыннан Ташаяк урамына кадәр), Сул Болак (Ташаяк урамыннан Татарстан урамына кадәр), Кремль дамбасы (С.Хәким урамыннан Ташаяк урамына кадәр, ике юнәлеш), Профсоюз (Чернышевский урамыннан Уң Болак урамына кадәр, бер юнәлеш).
12 майда 5:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр хәрәкәт Декабристлар (Кремль дамбасыннан Чистай урамына кадәр) һәм С.Хәким (Декабристлар урамыннан Ф. Әмирхан урамына кадәр) урамнары буйлап ике юнәлешкә чикләнәчәк.
12 майда 5:45 сәгатьтән 11:15 сәгатькә кадәр Миллениум күпере астындагы (Ф.Әмирхан урамыннан С. Хәким урамына кадәр, «Современник» торак комплексыннан чыгу мөмкинлеге булачак) һәм С. Хәким урамы буенча (Ф. Әмирхан урамыннан Чистай урамы белән кисешкәнгә кадәр) (А. Козин һәм Нигъмәтуллин урамнары ягыннан үтәли юл ачылачак) ике юнәлешкә юл ябылачак.
12 майда 5:45 сәгатьтән 10:30 сәгатькә кадәр Чистай боҗрасында хәрәкәт туктатылачак (тулысынча), Чистай урамыннан алып «Ак Барс Арена» стадионы тирәли Җыенга кадәр (бер юнәлештә), «Ак Барс Арена» стадионы тирәли эчке юл буенча (ике юнәлештә).
12 майда 6:15 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр Ф.Әмирхан урамы (С. Хәким урамыннан Миллениум күперенә кадәр) һәм Миллениум күпере (С. Хәким урамыннан Вишневский урамына кадәр) үтеп булмаячак.
12 майда 6:15 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Миллениум күпереннән Подлужная урамындагы 17 нче йортка кадәр хәрәкәт ябылачак (ике юнәлеш), ләкин торак сектордан Толстой урамына чыгу юлы ачылачак.
12 майда 6:15 сәгатьтән 14:15 сәгатькә кадәр Пушкин (Островский урамыннан Сул Болак урамына кадәр, ике юнәлеш), Татарстан (Сул Болак урамыннан Мәскәү урамына кадәр, ике юнәлеш һәм Тукай урамыннан Мәскәү урамына кадәр, бер юнәлеш), М.Сәлимҗанов (Пушкин урамыннан Н.Назарбаев урамына кадәр, ике юнәлеш), А. Айдинов (М. Сәлимҗанов тыкрыгыннан Щербаковский тыкрыгына кадәр, ике юнәлеш), Петербург (А. Айдинов урамыннан Н. Назарбаев урамына кадәр, ике юнәлеш), Ш. Мәрҗани (Татарстан урамыннан Әхтәмов урамына кадәр, ике юнәлеш), С. Сафьян (Ш. Мәрҗани урамыннан К. Насыйри урамына кадәр, ике юнәлеш), К.Насыйри (Сафьян урамыннан Татарстан урамына кадәр).