5 майда Яр Чаллыда шосседа велоспорт буенча «Урал Логистика» Кубогы узды. Турнир узган елларда шәһәрнең иң эре велотурниры булды, анда Россиянең 200дән артык велосипедчысы катнашты.
Велозаездда 2005 елда туган барлык теләүче ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша алды. Катнашучылар 42 км, критериум (ир-атлар өчен) һәм 35 км дистанцияләрне, төркемле узыш (хатын-кызлар өчен) узарга тиеш иде.
Кубок призеры Әлмәт физик культура көллияте укучысы Алина Егорова булды. Кыз төркем ярышында — 2 нче, вакытка шәхси ярышта 3 нче урынны алды.
Барлык нәтиҗәләрне дә сылтама буенча карарга мөмкин.