Әлмәттә Ринат Галиев истәлегенә хоккей турниры узды

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

10 майда Әлмәтнең «Нефтяник» хоккей әзерлеге үзәгендә «Татнефть» компаниясе генераль директоры Ринат Гыймаделислам улы Галиев истәлегенә багышланган турнир тәмамланды.

Йомгак ясауда катнашучыларны «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары, «Нефтяник» АХК президенты Ринат Шәфигуллин, Ринат Галиевның оныгы Руслан Шурупин, «Ак Барс» Хоккей академиясе директоры Ришат Гыймаев һәм «Татнефть – Охрана» компаниясе җитәкчесе Самат Галиев сәламләде һәм бүләкләде.

Биш уен көне нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – «Ак Барс»;

2 урын – «Кузнецкий лёд»;

3 урын – «Локомотив»;

4 урын – «Нефтяник-2»;

5 урын – «Динамо»;

6 урын – «Нефтяник»

Турнирның иң яхшы капкачысы «Локомотив» спортчысы Демид Дорофеев булды, сакчы – «Ак Барс» командасыннан Артем Захарчук, «Кузнецкий лед» командасыннан Андрей Воронов иң яхшы һөҗүмче дип танылды. Турнирның иң нәтиҗәле уенчысы «Ак Барс»тан Эмиль Зарипов булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International