4-11 май көннәрендә Крымскида чирәмдәге хоккей буенча «Россия яшьләре» Бөтенроссия ярышлары узды. 13-16 яшьлек яшүсмерләр арасындагы турнир укучыларның җәйге Спартакиадасына сайлап алу ярышлары булды.
Ярышларның финалында Татарстан Республикасы командасы алтын медаль өчен Мәскәү өлкәсе җыелма командасы белән көч сынашты һәм 2:1 исәбе белән җиңү яулады. Команданы тренер Гадел Әхмәтшин Әзерләде.
Сүз уңаеннан, татарстанлылар турнирның барлык көннәрендә бер генә матчта да оттырмады.