Казанда су полосы буенча Россия Кубогы финалы узачак

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

14-16 май көннәрендә Казанда ир-атлар командалары арасында су полосы буенча Россия Кубогы финалы узачак. Әһәмияте буенча икенче милли трофей Татарстан башкаласында уйнатылачак. Ярышларда тәмамланган чемпионат нәтиҗәләре буенча иң көчле 8 команда катнашачак.

Татарстанның ике командасы, гамәлдәге чемпион һәм аның яшьләр дубле ярышларның беренче көнендә үк очрашачак. Беренче этапта катнашучылар чирекфинал парларына бүленгән, ә алга таба уйнату плей-офф системасы буенча узачак. Расписание белән клубның телеграмма-каналында танышырга була.

Барлык матчлар да «Оргсинтез» йөзү бассейнында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International