Яңа чаңгы сезонында Татарстан Республикасы җыелма командасын эстафетада 2022 елгы Олимпия чемпионы Наталья Непряева-Терентьева, юниорлар арасында ике тапкыр дөнья чемпионы Савелий Коростелев, эстафетада Олимпия чемпионы Вероника Степанова, спринтер зачетында 2023/2024 елгы Россия Кубогы җиңүчесе Анастасия Фалеева һәм башка яшь перспективалы чаңгычылар тәкъдим итәчәк.
«Безнең өчен дөньякүләм чаңгычылар составында булу мәртәбә. Федерация ТР Спорт министрлыгы белән кулга-кул тотынышып үз егетләрен һәм кызларын әзерләү вертикален төзи: тренерларга, шул исәптән яшьләргә ярдәм итү, чаңгы ярышларының барлык юнәлешләре буенча тотрыклы финанслау: базалардан һәм комплекслардан алып спорт мәктәпләренә һәм муниципаль берәмлекләргә бүләкләүгә кадәр рейтинг буенча. Алга таба атаклы Россия чаңгычыларының мастер класслары да система дәрәҗәсенә күтәрелер дип уйлыйм», - диде ТР чаңгы узышлары федерациясе президенты Илшат Фәрдиев.