2000 елның 13 маенда «Зенит-Казан» волейбол клубына нигез салына. Нигез салуның беренче көннәрендә үк җитәкчелек командага чемпион булу өчен амбициоз бурычлар куйды. 7 елдан соң хыяллар чынга ашты.
Үзенең беренче уңышларына «Зенит» Виктор Сидельников вакытында иреште, аннары күп еллар Владимир Алекно белән җиңде. Хәзер команда Алексей Вербов җитәкчелегендә җиңү традицияләрен дәвам итә.
2007 елның 13 маенда Казан коллективы беренче тапкыр ил чемпионы булды, ә 2018 елның 13 маенда өйдә Чемионнар лигасының «Дүртле финалы»н отты. Узган сезонда Казан командасы, Россия чемпионатын, Россия Кубогын һәм Россия суперкубогын отып, «алтын хет-трик» ясады. 24 ел эчендә «Зенит-Казан» 40 трофей яулады. Команда – Россиянең иң титуллы клубы, Европа Чемпионнар Лигасы рекордчысы һәм 12 тапкыр ил чемпионы.
Татарстан Республикасы спорт министрлыгы «Зенит-Казан» волейбол клубы коллективын бәйрәм белән котлый! Командага яңа уңышлар һәм зур җиңүләр телибез, команданың һәр өй матчын тулы трибуналар озата барсын, ә җанатарларның мәхәббәте алга барырга ярдәм итсен.