11-12 май көннәрендә Псков шәһәрендә «Break Rumble» сериясенең брейкинг буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Быел серия биш турнирны үз эченә ала, алар Архангельск, Псков, Казан, Хабаровск һәм Түбән Новгородта уза. Әлеге ярышлар нәтиҗәләре буенча спортчылар рейтингы төзелә, ул илнең милли җыелма командасын формалаштыруга йогынты ясый.
Татарстан Республикасы җыелма командасы активында 4 медаль: ике алтын һәм ике көмеш. «19 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар» номинациясендә Нәҗип Миңнекаев (bboy ZipRock) җиңү яулады. Әлеге җиңү зур әһәмияткә ия, чөнки узган старт илнең иң көчле спортчыларын җыйды һәм Казан спортчысы катнашачак БРИКС уеннары алдыннан йомгаклау булды.
«10-12 яшьлек егетләр» номинациясе финалында Казан брейкинг мәктәбенең ике вәкиле – Урал Уразаев (bboy Ural) һәм Андрей Лапшинов (bboy UNDR) җиңү өчен көрәштеләр. Баттл нәтиҗәләре буенча алтын Урал Уразаевка бирелде, көмеш медальгә Андрей Лапшинов лаек булды.
«13-15 яшьлек егетләр» номинациясендә тагын бер көмешне Әмир Закиров (bboy Amur) яулады.