12 майда Адыгея Республикасының Тлюстенхабль бистәсендә стендка ату буенча Россиянең команда чемпионаты һәм шәхси Бөтенроссия ярышлары старт алды.
Ярышларга илнең 18 төбәгеннән 214 катнашучы җыелды. Спортчыларга 10 күнегүдә – индивидуаль, команда күнегүләрендә һәм катнаш парлар арасында медаль өчен көрәшергә туры киләчәк.
Беренче медаль көнендә Татарстанның стендка ату мәктәбе вәкилләре ике тапкыр мактау пьедесталына күтәрелделәр. Ике бүләкне дә түгәрәк стенд алып килде.
Екатерина Комарова хатын-кызлар скитында көмеш призер булды. Ул турнир дистанциясен ышанычлы үтте: квалификациядә 115 мишень, ярымфиналда 24 мишень тидерде, ә хәлиткеч раундта Ростов өлкәсеннән Марина Беликовага нибары бер тапкыр, 30-31 исәбе белән оттырды.
Бронзаны шул ук төр программада Альбина Шакирова яулады, 110(2)+26+20.
Бүген, 14 майда, спортчы кызлар Россия команда чемпионаты кысаларында ярышуларын дәвам итәчәк, ә ир-атлар Бөтенроссия ярышларының шәхси зачетында ике комплект медаль уйнатачак.