19-21 май көннәрендә Татарстан Республикасында билбау көрәше буенча халыкара ярышлар узачак. Тантаналы чаралар һәм финал ярышлары 19 майда Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Изге Болгар Җыены» Корылтае кысаларында узачак.
Көрәш буенча халыкара ярышларда 17 илдән 100дән артык көрәшче катнашачак. Ил җыелма командалары спортчылары алты авырлык категориясендә көч сынашачак, абсолют категориядә җиңүче Татарстан Республикасы Рәисеннән автомобиль алачак.
Узган ел турнир кысаларында Болгарда Россия һәм Азия символик җыелма командалары очрашты. Ярышларда гадәттәгечә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов булдылар.
Гала-матч финалында спорт көрәше буенча Олимпия уеннарының бронза призеры Казахстаннан Марид Моталимов, Россиядән (Донецк) Гиннес рекордлар китабы рекордчысы Дмитрий Халаджи һәм дзюдо, сумо һәм спорт көрәше буенча дөнья беренчелекләре җиңүчесе Азәрбайҗаннан Җамал Фәйзиев катнашты.
Көрәшләр нәтиҗәсендә абсолют җиңүче, Батыр Азәрбайҗан вәкиле Җамал Фәйзиев булды. Җиңүчегә ярышларның төп бүләге — мотоцикл тапшырылды.