Яшел Үзән командалары «Мәктәп футбол лигасы” суперфиналында чыгыш ясаячак

2024 елның 14 мае, сишәмбе

13 майда Яшел Үзәннең «Комсомолец» стадионында 2023/24 уку елының «Мәктәп футбол лигасы» зона ярышлары узды, анда Яшел Үзән, Апас, Буа, Кама Тамагы, Тәтеш районнары һәм Иннополис шәһәре муниципаль этапларында җиңүчеләр җыелды.

Турнирда 2010-11 һәм 2012-13 елгы егетләр һәм кызлар командалары катнашты. Барлык яшь төркемнәрендә дә Яшел Үзән спортчылары җиңү яулады.

Җиңүче һәм призер командалар кубоклар, футболчылар һәм тренерлар медальләр белән бүләкләнде. Һәр катнашучыга дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International