Казанда самбо буенча Европа чемпионы Ксения Задворнованы каршы алдылар

2024 елның 14 мае, сишәмбе

9-10 май көннәрендә Сербиянең Нови-Сад шәһәрендә самбо буенча Европа чемпионаты узды. Казанның көрәш спорт мәктәбе тренеры Ксения Задворнова ярышларда җиңүче булды.

Ксения самбода 72 килограммга кадәр категориядә иң яхшысы булды. Россиялеләр һәм белоруслар нейтраль статуста чыгыш ясаган турнир нәтиҗәләре буенча Россия вәкилләре (13 алтын, дүрт көмеш һәм алты бронза медаль) гомумкоманда медаль зачетында беренче урынны алдылар. Икенче урында украиналылар (5-4-4), өченче урында Румыния самбочылары (2-3-2).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International