Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Нәҗметдин Билал Эрдоган белән очрашты

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Нәҗметдин Билал Эрдоган белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Исегезгә төшерәбез, Нәҗметдин Билал Эрдоган Татарстанда эш сәфәрендә.

Киләчәктә спорт өлкәсендә хезмәттәшлек итү, булган элемтәләрне ныгыту, халыкара спорт ярышларында катнашу мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Татарстанга игътибары өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты буларак, Нәҗметдин Билал Эрдоган төрле халыклар, шул исәптән төрки телле дәүләтләр арасында мәдәни һәм спорт элемтәләрен үстерү өчен күп эшләр башкара.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Татарстанның төп сәүдә-икътисадый партнерларының берсе булуын искәртте. «Узган ел Сезнең ил белән безнең товар әйләнеше, 2022 ел белән чагыштырганда 2,5 тапкырга үсеш күрсәтеп, 2,9 млрд. булды», - дип ачыклык кертте ул, Неджметтин Билал Эрдоганга мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Рәисе шулай ук 2020 елдан Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе составына кергән халыкара көрәш федерациясенә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2022 елда Төркиядә бөтендөнья күчмә уеннары программасына билбау көрәше кертелгән, ул күп гасырлык тарихка ия һәм төрки халыкларның бай мирасының аерылгысыз өлеше булып тора.

«Бу спорт төре уникаль – ул безнең халыкларның дини-мәдәни традицияләрен саклый һәм шул ук вакытта динамик рәвештә үсә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Быелның сентябрендә Казахстан башкаласы Астана шәһәрендә V бөтендөнья күчмә уеннары узачак. «Рухи кыйммәтләрне, мәдәни мирасны саклауның, милли традицияләрне торгызуның мөһимлеген исәпкә алып, Сезгә, хөрмәтле Эрдоган әфәнде, әлеге уеннар программасына билбау көрәшен керткәнегез өчен рәхмәт белдерәм», - диде Рөстәм Миңнеханов, Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе Президентына мөрәҗәгать итеп.

Нәҗметдин Билал Эрдоган Казанга чакырган өчен рәхмәт белдерде, ул шулай ук бу визитта Бөек Болгарга барырга өметләнүен билгеләп үтте.

Төркия делегацияләренең «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумында (ул иртәгә Казанда ачыла) катнашуы турында сөйләгәндә, ул мондый чаралар илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга мөмкинлек бирә, дип белдерде.

Нәҗметдин Билал Эрдоган ассызыклаганча, ул Рөстәм Миңнехановның Татарстан белән Төркия Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә керткән өлешен югары бәяли. «Сез төрки халыклар, ислам илләре арасында ныгытуны тәэмин итә торган кырны булдырасыз, - диде ул. - Һәм KazanForum берләштерә торган мәйданчык булып хезмәт итә».

Неджметтин Билал Эрдоган шулай ук Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе форумының бу юлы Антальяда узуын һәм анда Татарстан делегациясенең дә катнашуын искәртте. «Һәрвакыт без мондый чараларны төрле урыннарда оештырабыз, һәм киләсе елда – без бу хакта сөйләштек инде – аны Россия Федерациясендә, атап әйткәндә – Казанда уздырырга планлаштырабыз».

Очрашуда ТР Спорт министры Владимир Леонов, ТР Рәисе ярдәмчесе Газинур Бакиров, ТР Рәисе ярдәмчесе – «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы рәисе Тимур Сөләйманов һәм башкалар катнашты.

Белешмә өчен:

2024 елның 16-18 февралендә Төркиянең Анталья шәһәрендә Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе химаясендә «Традицион спорт төрләрен торгызу» халыкара форумы һәм фестивале узды, аның нәтиҗәләре буенча халыкара этноспорт фестивален 2025 елда Казанда уздыру турында Карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International