11 майдан 14 майга кадәр Киров шәһәрендә рус шашкасы буенча шәһәрнең 650 еллыгына багышланган Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Россиянең 11 төбәгеннән 80нән артык шашкачы катнашты.
Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка буенча республика спорт мәктәбе спортчысы, спорт мастерлыгына кандидат Ульяна Иванова 17 яшькә кадәрге кызлар арасында 14 мөмкинлектән 13 очко җыеп, җиңүче булды.