Адыгея Республикасының Тлюстенхабль бистәсендә стендка ату буенча Россиянең команда чемпионаты һәм шәхси Бөтенроссия ярышлары старт алды.
Россиянең команда чемпионатында Елизавета Евграфова, Екатерина Комарова һәм Алинә Фазылҗанова скит дисциплинасында көмеш медаль яуладылар. Квалификациядә иң яхшы сумма – 206/225 Татарстан җыелма командасына алтын матчка чыгарга мөмкинлек бирде, анда команда Мәскәү спортчыларына 3-7 исәбе белән җиңелде.
Бронза медальне Альбина Шакирова, Зилә Батыршина һәм Дарья Леомцева яулады. Өч серия нәтиҗәләре буенча кызлар 200/225 җыйганнар.
Алина Әхәтова, Полина Князева һәм Екатерина Субботина трапта Россия команда чемпионатының көмеш призерлары булдылар. Медаль матчына алар көннең иң яхшы нәтиҗәсе белән чыктылар, 192/225, ә алтынны Липецк өлкәсенә оттырдылар, 2-6.
Ир-атлар скитында шәхси зачетта Бөтенроссия ярышларында Сергей Демин җиңүче булды. Квалификациядә спортчы 121 мишень тидергән, ярымфиналда – 26, алтын матчта – 35, шуннан соң атышуны Краснодар төбәгеннән Александр Землиннан откан, 4-3.
Бронзаны шул ук төр программада Илья Кушагин алды, 118 (1+6)+25(2)+21.
Шәхси бүләкләр комплектын трапта Дмитрий Вавилов тулыландырды.
Беренчел раундта ул 116 тапкыр төгәл атты, 22се - ярымфиналда, ә 1 урын өчен көрәштә мәскәүле Алексей Алиповка 23-29 отты.
Ярышлар Адыгеядә дәвам итә. Бүген, 15 майда, ир-атлар түгәрәк һәм траншея стендында Россия команда чемпионатында иң көчлеләрне билгеләячәкләр