Татарстан җыелма командасы – тхэквондо буенча Россия чемпионатының бронза призеры

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

14 майда, тхэквондо буенча Россия чемпионатының беренче ярыш көнендә, команда беренчелекләрендә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Ярышлар 13-16 май көннәрендә Яр Чаллыда уза.

Татарстан Республикасының ир-атлар җыелма командасы, башкала командасы белән бүлешеп, 3 нче урынны алды. Көмеш медальләр Дагыстан вәкилләренә эләкте, ә чемпион титулын Санкт-Петербург спортчылары яулады.

Татарстан җыелма командасы составында динамодан Ханмагомед Рамазанов, Даниил Жданов, Мөслим Атаев, Эмиль Алиев, Сергей Кирсанов чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, Россиянең команда чемпионаты 13-16 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International