Кичә, 14 майда, Казанның «Ак Барс-Динамо» хоккейчылары чирәмдәге хоккей буенча Россия Кубогында икенче тапкыр җиңү яуладылар. Бу юлы Казан клубында тәрбияләнүче кызлар Санкт-Петербург командасын 6:0 исәбе белән җиңде.
Шулай итеп, «Б» төркемендә беренче булып, Татарстан спортчылары ярымфиналга чыкты, анда алар Мәскәүнең «Восток»командасы белән очрашачак.
Исегезгә төшерәбез, 13 майда «Ак Барс-Динамо» командасы Россия ачык кубогының беренче матчында Белоруссиянең «Минск» клубын 3:0 исәбе белән җиңде.