9 майда Буаның үзәк стадионында яшьләр арасында җиңел атлетика «ГТО эстафетасы» узды. Чара «Демография» илкүләм проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланды.
Ярышларда Буа муниципаль районы уку йортлары командалары катнашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча призерлар түбәндәгечә бүленде:
1 урын — Лицей-интернат командасы;
2 урын — Академик Р. Сәгъдиев мәктәбе командасы;
3 урын — 2 лицей-интернат командасы.
Җиңүчеләргә һәм призерларга эстафетаның истәлекле медальләре тапшырылды.