9 май көнне Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү узды. Бәйрәм кысаларында спорт мәктәбе хезмәткәрләре Яшьләр эшләре, спорт, туризм бүлеге белән берлектә мини-марафон һәм җиңел атлетика эстафетасы үткәрделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ике чабыш та «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Чарада төрле яшь категорияләрендә 255 кеше катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар түбәндәгечә бүленде:
Җиңел атлетика эстафетасында:
1 урын – «Алексеевскдорстрой» ААҖ;
2 урын – Ромодан урта гомуми белем бирү мәктәбе;
3 урын – Арчаның 3 нче мәктәбе.
Хатын-кызлар арасында марафонда (18-34 яшь):
1 урын – Юлия Черемных;
2 урын – Виктория Савченкова;
3 урын – Алсу Гатина.
Ир-атлар (18-34 яшь):
1 урын – Даниил Устинова;
2 урын – Глеб Балякин;
3 урын – Богдан Ксенофонтов.
35 яшь һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар:
1 урын – Ирина Фионина;
2 урын – Екатерина Хәкимова;
3 урын – Марина Иванова.
35 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар:
1 урын – Иван Сафонов;
2 урын – Илнар Гатауллин.
Мини-марафон нәтиҗәләре ГТО исәбенә керәчәк. Җиңүчеләрнең тулы исемлеген сылтама буенча карарга була.