Югары лига командалары арасында гандбол буенча Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча Казанның «Зилант» клубы 3нче урынны алды. Мондый нәтиҗәләр командага суперлигага чыгу өчен көрәшергә мөмкинлек бирә.
Стыковка матчларында Казанның көндәше «СГАУ-Саратов» булачак. Команда суперлигада 16 очко җыеп, 11 нче урынны алды.
«Стыков»ның беренче матчы 22 майда 19:00 сәгатьтә «Мирас» СКда узачак.