15 майда Яр Чаллыда «Җиңү» футбол манежында 2023/24 уку елының «Мәктәп футбол лигасы» зона ярышлары узды, анда Алабуга, Мамадыш, Тукай, Әгерҗе районнары һәм Яр Чаллы муниципаль этапларында җиңүчеләр җыелды.
Чаллы командалары барлык яшь төркемнәрендә дә ышанычлы җиңү яулады. Егетләр арасында 41нче һәм 31нче мәктәпләр, кызлар арасында 1нче һәм 7нче мәктәпләр командалары җиңүче булды.
Командалар 27-28 май көннәрендә Казанда узачак «Мәктәп футбол лигасы» финал ярышларында чыгыш ясау хокукына ия булдылар.