Татарстан Республикасының туплы хоккей федерациясе Халыкара ислам бизнесы Ассамблеясе белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

15 майда «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумы кысаларында «Татарстан Республикасының туплы хоккей федерациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм «Халыкара ислам бизнесы Ассамблеясе» (МАИБ) рухи кыйммәтләрдә социаль-җаваплы бизнес-модельне үстерүгә ярдәм итү халыкара иҗтимагый оешмасы Рус хоккеен (туплы хоккейны) үстерү һәм популярлаштыру өлкәсендә килешүгә кул куйдылар.

Документка Татарстан Республикасының туплы хоккей федерациясе вице-президенты Салават Гаврил улы Гайсин һәм МАИБ президенты Марат Вазих улы Кабаев кул куйды.

Килешү кысаларында түбәндәге юнәлешләр буенча хезмәттәшлек каралган: Татарстан Республикасында туплы хоккейны популярлаштыру һәм үстерү; Татарстан Республикасында туплы хоккейның имиджын яхшырту буенча проектларны һәм инициативаларны гамәлгә ашыру; эшкуарлар бергәлеген җәлеп итү һәм озак вакытка ярдәм итү механизмнарын бергәләп эшләү; иптәшләрчә матчларда, бөтенроссия һәм халыкара ярышларда катнашу өчен рус хоккее буенча Ислам җыелма командасын формалаштыруда ярдәм күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International