«KazanForum»да ислам һәм спорт турында фикер алыштылар

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

15 майда Халыкара икътисадый форум кысаларында ислам һәм спорт турында фикер алыштылар: спикерлар, ислам кагыйдәләрен үтәүне исәпкә алып, спорт һәм физкультура чараларын оештыру, Россия һәм халыкара дәүләт, спорт дини оешмалары арасында спорт һәм физик культура үсеше өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары һәм тәҗрибә уртаклашу мәсьәләләрен күтәрделәр.

Сессиядә спорт күнегүләре процессының үзенчәлекләре, ислам нормалары һәм кагыйдәләре турында Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы вәкиле Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сөйләде. Ислам теләктәшлеге уеннарын уздыру тәҗрибәсе турында Әзербайҗанның Су спорт төрләре федерациясе вице-президенты Эльчин Гасанов сөйләде. Авыр атлетика федерациясе президенты Максим Агапитов дөнья спортында традицион һәм дини кыйммәтләрне яклау турында сөйләде. Васим әфәнде Әл-Даяса 2022 елда Катарда узган Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек барышында спорт тармагын үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Сессия утырышында Спорт һәм мәдәни программаны гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КАО генераль директоры урынбасары Ранко Тепавчевич сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, БРИКС илләре уеннарында ислам дәүләтләреннән күпсанлы катнашучылар көтелә һәм оештыручыларның бурычы – дин үзенчәлекләрен максималь исәпкә алу.

Казан марафонына нигез салучы, Timerman спорт чаралары сериясе җитәкчесе Вадим Янгиров сессиядә катнашучыларга «Этноран» проектын тәкъдим итте. Проект оештыручы шәһәрнең мәдәни традицияләрен саклауга һәм арттыруга юнәлдерелгән. Йөгерүләр сериясе туристлар санын арттырырга һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International