Бүген «Озын гомер уеннары. Тормыш сөючән» беренче Спартакиадасының ябылу тантанасында Казанның ике меңнән артык пенсионерын хөрмәтләделәр. 200 көн эчендә 1000 шәхси бүләк һәм 100 призлы кубок уйнатылды. «Алтын» яшьтәгеләр 10 спорт төре буенча ярыштылар: өстәл теннисы, шахмат, дартс, йөзү, футбол, волейбол, йөгерү, чаңгыда узышу, ГТО һәм төньяк йөреш. Уеннарда иң өлкән катнашучылар — 90 яшьлек Георгий Гаврилов һәм 85 яшьлек Фирая Йосыпова. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүген «Хезмәт резервлары» стадионында Казан мэры Илсур Метшин һәм Совет фигуралы шуучысы, өч тапкыр олимпия чемпионы Ирина Роднина бүләкләде.
«Без сиздермичә генә «Озын гомер уеннары» финалына килдек. 2016 елда без «Жизнелюб» проектын эшләтеп җибәрдек, аның беренче катнашучылары «алтын» һәм «көмеш» яшьтәге 800 битараф булмаган казанлы булды. Бүген аларның саны 10 меңгә кадәр арткан. Сезнең инициатива белән узган ел без Казан һәм Татарстан тарихында беренче «Озын гомер уеннары»на старт бирдек. Анда яшьләр өчен сәламәт яшәү рәвеше үрнәге күрсәтүче ике мең спортчы катнашты. Без — зур спорт тарихы булган шәһәр, һәм аның алтын бите бүген языла. Кадерле «Тормыш сөючеләр», ышандырып әйтәм, без бу ярышларны дәвам итәчәкбез, һәм мин ышанам ки, без катнашучылар санын башта бишкә, ә аннары 10 меңгә кадәр арттырачакбыз. Бу ярышларда җиңелүчеләр юк, сез барыгыз да җиңүчеләр», — диде Илсур Метшин.
Казан, Россиянең спорт башкаласы буларак, илнең күп кенә шәһәрләре өчен ориентир булып тора, дип ассызыклады Ирина Роднина. «Сәламәт яшәү рәвеше» лозунгларыннан «Озын гомер уеннарына» күчәргә вакыт. Бу беренче шундый ярышлар һәм аларның нәкъ менә Казанда оештырылуы бик шәп. Россия намусы өчен көрәшүче профессиональ спортчылар бар, әмма сез илебезнең озак яшәве өчен чыгыш ясыйсыз. Нинди ярышларга ике мең катнашучы җыя алуы аз. Сез алга чыгасыз һәм казанлылар, яшьләр өчен генә түгел, бөтен ил өчен үрнәк буласыз», - дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга Ирина Роднина. Танылган фигуристка барлык «Тормыш сөючеләргә» зур спорт нәтиҗәләренә ирешүләрен теләде.
Илсур Метшин һәм Ирина Роднина иң яхшы спортчыларга кубоклар тапшырдылар, аларга шулай ук «Районның спорт горурлыгы» исеме бирелде.
Спартакиаданың җиңүчесе булып Вахитов районы командасы танылды, иң яхшылар дип Лариса Исаева һәм Равил Галиуллин танылды.
Икенче урынны Авиатөзелеш районы алды, иң актив «тормыш сөючеләр» Рәмзия Латыйпова һәм Рөстәм Мөхәммәтҗанов булды.
Идел буе районы өченче урынга лаек булды, районның горурлыгы дип Лилия Сергеева һәм Илшат Гарифуллин танылды.
Шулай ук Совет районының «тормыш сөючеләре» Сәмига Йосыпова һәм Рөстәм Сәгыйров, Киров районының – Светлана Орлова һәм Илдус Төхвәтуллин, Мәскәү районының – Ләйлә Пестова һәм Айдар Миндубаев, Яңа Савин районының — Наталья Рысьева һәм Геннадий Иванов бүләкләнделәр.
Спартакиаданың беренче сезонында иң өлкән яшьтәге спортчыларны аерым хөрмәтләделәр. «Озын гомер уеннары. Тормыш сөючән» легендалары — 90 яшьлек Георгий Гаврилов һәм 85 яшьлек Фирая Йосыпова.
«Мин 52 ел табиб булып эшләдем, спартакиадада шахмат буенча турнирларда көч сынаштым. Логик уен миңа акылымны сакларга мөмкинлек бирә, тагын мин билгеле бер диета тотам. Шул рәвешле мин 119 яшькә кадәр яшәячәкмен, иртә китәргә җыенмыйм. Мин беренче урыннарны яуладым, әмма минем җиңелүләрем дә башка барлык шахматчыларга-«тормыш сөючеләргә» шанс бирде», - дип уеннар турындагы тәэсирләре белән уртаклашты Фирая Шаһисламовна.
Бүләкләү тантанасы алдыннан Уеннарда Татарстанның атаклы чемпионнары җитәкчелегендә беренче катнашучылар парады үткәрелде. Спортчылар һәм җанатарлар өчен концерт программасы белән ТР халык артисты Эльмира Кәлимуллина, «Казан» бию ансамбле, «Премьер» һәм «Болгар кызлары» триолары чыгыш ясады. Теләге булган һәркем Ирина Роднина белән автограф-сессиядә, 30 мең сум күләмендә фонды булган лотереядә катнаша һәм смартфон, төньяк йөреше өчен таяклар, футбол туплары, массажер ота алды.
«Тормыш сөючәннәр» ярышларына әзерлек Казанның 20 спорт объектында, ә төньяк йөреш буенча ТР Төньяк йөреш федерациясе инструкторлары җитәкчелегендә паркларда һәм скверларда алып барылды. «Озын гомер уеннары»ның киләсе сезонына тренировкаларны муниципаль спорт объектларында гына түгел, ә ишегалларында һәм паркларда да оештыралар. «Өй янында спорт» проекты кысаларында 31 локация эшкә җигеләчәк.
Спартакиада «Озын гомер уеннары. Тормыш сөючән» узган елның октябрендә старт алды. Ул ТР башкаласында 2016 елдан гамәлгә ашырыла торган «Тормыш сөючән» социаль проектының дәвамы булды. Җиде ел эчендә спорт белән шөгыльләнүче пенсионерлар саны өч тапкырга арткан – 7,7 меңнән 25 мең кешегә кадәр. Проект өлкән яшьтәге казанлыларның сәламәт яшәү рәвешен саклауга юнәлдерелгән.