Казанда «Уенда бул»тэг-регби буенча республика мәктәп лигасы финалы узачак

2024 елның 17 мае, җомга

20 майда «Тулпар» стадионында «Уенда бул» тэг-регби буенча республика мәктәп лигасының IV сезоны финалы узачак. Район һәм шәһәр ярышлары йомгаклары буенча иң яхшы 32 команда билгеләнде.

Быел сайлап алу ярышларында Татарстанның 14 районыннан: Алексеевск, Әлмәт, Арча, Балтач, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Саба, Теләче, Чистай һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 2000гә якын укучы катнашты.  

Тэг-регби буенча мәктәп лигасы Татарстан регби федерациясе тарафыннан «Регби буенча республика спорт мәктәбе» ДБУ белән берлектә, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы һәм спорт министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International