15-18 май көннәрендә нәфис гимнастика буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы Россия укучыларының җәйге XII Спартакиадасында (Идел буе федераль округы) катнашты.
Каты көрәштә Татарстан гимнастлары команда өчен 2 нче урынны яуладылар. Алар шәхси программада: Галимова Регина, Таҗетдинова Эмира, Рубас Аиша, Еремкина Юлия, Байгушева Ариана («Идел» ФСҖ - Казан шәһәренең «Приволжанка» мәктәбе), төркем күнегүләрендә – Гафарова Сафина («Идел» ФСҖ - «Приволжанка» ОРСМ), Шагеева дана («Авиатор» ФСҖ ОРСМ - «Триумф» ОРСМ), Маслова Анастасия, Залаева Зарина (ТР «Динамо» ФСҖ), Шәрәфетдинова Амелия, Зәйнашева Эдель (ТР НГФ).
Җыелма команданың баш тренерлары – Динара Сафина һәм Елена Назарова.
Шәхси күп төрле ярышларда Регина Галимова җиңүче булды һәм Мәскәүдә узачак Россия укучыларының XII Спартакиадасы финалына үтте. Шулай ук гимнастка Эмира Таҗетдинова да сайлап алынды.