13-16 май көннәрендә Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге республика спорт мәктәбендә. 13, 15, 17 һәм 19 яшькә кадәрге спортчылар арасында шахмат буенча ачык беренчелек узды.
Турнирда 450дән артык бала катнашты. Ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны халыкара икътисадый форум кунаклары бүләкләде: Абу-Даби спорт төрләре клубының спорт директоры Әмр Бадави, хатын-кызлар спорт академиясенең спорт секторы идарәчесе Фатима бинт Мөбарәк Әл Нахьян Әл Амери, Абу-Даби спорт төрләре клубының вице-президенты Әл Джасми һәм Абу-Даби спорт төрләре клубының Директорлар советы әгъзасы Нура Әл Амери.
Ярышларның призерлары:
15 яшькә кадәрге кызлар арасында
1 урын — Плотникова Дарья
2 урын — Прибыльская Кристина
3 урын — Прохорова Милана
15 яшькә кадәрге егетләр арасында
1 урын — РОМАНОВ Артемий
2 урын — Мәмәткулов Сәрвәр
3 урын — Фәрзәлиев Данияр
17 яшькә кадәрге кызлар арасында
1 урын — Мәрданова Мәдинә
2 урын — Гәрәева Аделина
3 урын — Азизова Элина
17 яшькә кадәрге егетләр арасында
1 урын — Захаров Руслан
2 урын — Габделбаров Әмир
3 урын — Туровец Ярослав
19 яшькә кадәрге егетләр арасында
1 урын — Шәйхин Дамир
Шулай ук 2-7 май көннәрендә 9, 11 һәм 13 яшькә кадәрге шахматчылар арасында ачык беренчелек булып узды. Аларның нәтиҗәләрен сылтама буенча карарга мөмкин.