Бүген Казанның «Ак Барс-Динамо» командасы спортчылары чирәмдәге хоккей буенча Россия Кубогының көмеш медальләрен алдылар. Турнир 12-17 май көннәрендә Казанда Чирәмдәге хоккей үзәге кырында узды.
Турнирның җиңүчеләре — Мәскәү өлкәсенең «Динамо-Электросталь» командасы, бронза призерлары — Белоруссиянең «Минск» клубы.
Ярышларда җиңүчеләрне тантаналы шартларда Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы «Динамо» ИДО ФСҖ Рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин, Россиянең чирәмдәге хоккей федерациясе президенты Антон Мороз, Казан шәһәренең спорт комитеты җитәкчесе Линар Гарипов, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов һәм АОЭ делегациясе вәкиле Абу Даби Сәид Ил Айҗми бүләкләделәр.
Мәртәбәле кунаклар призлы командаларга кубоклар һәм медальләр, шулай ук турнирның иң яхшы уенчыларына махсус призлар тапшырдылар:
Иң яхшы капкачы — Анна Пахотнова («Восток», Мәскәү);
Иң яхшы сакчы — Яна Тыртышная («Ак Барс-Динамо», Казан);
Иң яхшы ярымсакчы — Алинә Хәлимова (»Динамо-Электросталь», Мәскәү өлк.);
Иң яхшы һөҗүмче — Кристина Попкова («Минск» ХК, Беларусь)
Россия кубогының иң яхшы уенчысы — Светлана Арусия («Динамо-Электросталь», Мәскәү өлк.)