КНИТУ-КАИ студентлар хоккей лигасының VIII Бөтенроссия финалының көмеш призеры

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

Хоккей буенча КАИ җыелма командасы Санкт-Петербургта узган Студентлар хоккей лигасының VIII Бөтенроссия финалында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясады. Трофей өчен илнең җиде төбәгеннән 12 команда көрәште.

Турнир нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын — Лесгафт университеты (Санкт-Петербург шәһәре);

2 урын — «ТР» АХК (Казан ш.);

3 урын — ДВГАФК (Хабаровск ш.)

Турнирның иң кыйммәтле уенчысы дип Татарстаннан һөҗүмче Раил Шәрипов танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International