18 майда Грециянең Лутраки шәһәрендә 16 яшькә кадәрге спортчылар арасында көрәш буенча Европа беренчелеге тәмамланды. Россия җыелма командасы составында Татарстан Республикасы вәкиле Замина Дугалева ирекле көрәш буенча ярышларда көмеш медаль яулады.
Нейтраль әләм астында чыгыш ясаган Россия көрәшчеләре 30 авырлык категориясендә 29 медаль яуладылар: 15 алтын, 10 көмеш һәм 3 бронза. Ирекле стиль көрәшчеләре — 10 (7 алтын һәм 3 көмеш), грек–рим көрәшчеләре – 9 (5 алтын, 3 көмеш һәм 1 бронза), ә кызлар 10 (3 алтын, 5 көмеш һәм 2 бронза) медаль яуладылар.