16 майда Нурлатта 2023/24 уку елының «Мәктәп футбол лигасы» зона ярышлары узды. Анда Нурлат, Чистай һәм Чирмешән районнарының муниципаль этапларында җиңүчеләр җыелды.
Ачылу тантанасы алдыннан бию коллективы чыгыш ясады, катнашучыларга сәламләү сүзе белән Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин мөрәҗәгать итте.
Ярыш йомгаклары буенча өлкән егетләр һәм кызлар арасында җиңүне Нурлатның 3 нче һәм 9 нчы мәктәпләре, кече яшьтәге егетләр арасында Чистай районының Каргалы авылы гимназистлары, ә кече кызлар арасында Чирмешән районының Лашман авылы командасы яулады.