17 майда Казанның «Искәндәр» футбол манежында «Мәктәп футбол лигасы» зона ярышлары узды. Анда Лаеш, Әтнә, Теләче һәм Биектау районнарының муниципаль этапларында җиңүчеләр җыелды.
Турнирда 2010-2011 һәм 2012-2013 елгы егетләр һәм кызлар командалары катнашты.
Егетләр арасында ике төркемдә дә Лаеш районы командалары — Сокурово урта мәктәбе һәм күппрофильле лицей җиңүче булды, кызлар арасында өлкән төркемдә — Теләче урта мәктәбе, ә кече төркемдә Биектау районының 1 нче урта мәктәбе беренчелекне яулады.