15 май көнне Мәскәү шәһәренең гольф клубында Милли Студентлар Гольф лигасының команда чемпионаты призерларын бүләкләү булды. Команда турниры яңа җәйге сезонга старт бирде.
Татарстан гольфчысы Ринат Миңнебаев турнирның 2 медале иясе булды. Premier дивизионында ул җиңүче булды, шулай ук ир-атлар арасында гомуми зачетта бронза яулады.
Әйтергә кирәк, Ринат Идел буе спорт университеты студентлары. Аның белән бергә турнирда Пятинин Денис (7нче урын), Смольский Даниил (14нче урын) һәм Әкбәров Рөстәм (21нче урын) катнаштылар.