«Мотор» спорт мәктәбендә кыяга менү буенча Казан чемпионаты һәм Беренчелеге узды

2024 елның 18 мае, шимбә

18 майда Казанда кыяга менү буенча шәһәр чемпионаты һәм Беренчелеге узды. «Мотор» урта мәктәбе скалодромында спортчылар «классик тизлек» дисциплинасында иң яхшыларны ачыкладылар.

Турнирны ачу тантанасында катнашучыларны хөрмәтле кунаклар сәламләде: ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР кыяга менү Федерациясе президенты Станислав Яковлев, Казан шәһәренең «Авиатор «ФСҖ» ОРСМ генераль директоры Роман Ивачев һәм «Мотор» урта мәктәбе директоры Сергей Куприянов.

«Кыяга менү — яшь спорт төре. Шуңа да карамастан, аның яхшы перспективалары, киләчәге булуы сөендерә.

Станислав Игорь улына һәм аның командасына уңайлы дәресләр өчен барлык кирәкле шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу эшнең нәтиҗәсен без хәзер күрәбез. Безнең спортчыларыбыз Алисә Вәлиева, Әминә Кәримова Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясап, югары дәрәҗәдәге медальләр яуладылар.

Турнирда катнашучыларның барысына да бүген уңышлар телим. Сезгә тиңләшерлек, кемнән үрнәк алырлык кешеләр бар. Киләчәктә сез Татарстанны дөнья мәйданында данларсыз дип ышанам», - дип сәламләде Хәлил Хәмит улы турнирда катнашучыларны һәм кунакларны.

Тантаналы сәламләүдән тыш, кунаклар 2023/2024 елгы сезон нәтиҗәләре буенча иң яхшы спортчыларны бүләкләүдә катнаштылар. Алар булдылар:

«Елның иң яхшы спортчысы» - Алисә Вәлиева;

«2023/2024 елгы спорт казанышлары өчен» - Әминә Кәримова;

«2023/2024 елгы спорт казанышлары өчен» - Злата Талипова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International