Казан милли тикшеренү технология университетының физик тәрбия һәм спорт кафедрасы һәм Татарстан Республикасы кендо Федерациясе җитәкчелеге университет базасында кендо секциясен булдыру турында килешүгә кул куйдылар.
Федерация җитәкчесе Владислав Толкишевский сүзләренчә, бу көрәш сәнгате тумышы белән Япониядә студентлар мәҗбүри рәвештә әлеге спорт төре белән шөгыльләнәләр.
«Килешүгә бүген генә кул куйсак та, безнең чемпионнарыбыз – Ольга Морозова һәм Анатолий Сигал бар инде . Секциягә студентлар һәм укытучылар гына түгел, ә Казанның барлык теләүчеләре дә язылыр дип өметләнәбез, чөнки килешүнең максаты – спорт-сәламәтләндерү тарту үзәкләрен киңәйтү», – дип сөйләде физик культура һәм спорт кафедрасы мөдире вазифаларын башкаручы Рафаэль Хәйруллин.