11-19 май көннәрендә Чехов шәһәрендә 13-14 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында бокс буенча Россия беренчелеге булып узды. Турнирда илнең 73 төбәгеннән 538 кыз һәм егет катнашты.
Татарстан боксчысы Азат Талипов 40 кг авырлык категориясендә бронза медаль алды.