Татарстан спортчысы бокс буенча Россия беренчелегендә иң яхшысы булды

2024 елның 19 мае, якшәмбе

11-18 май көннәрендә Краснодарда халыкара класслы спорт мастеры Николай Павлюков истәлегенә 19-22 яшьлек яшүсмерләр арасында бокс буенча Россия беренчелеге ярышлары узды. Турнирда илнең 57 төбәгеннән 303 спортчы катнашты.

Татарстан Республикасы вәкиле Әмин Абдуллин 54 кг авырлык категориясендә алтын медаль яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International