Әлмәт физкультура көллияте командасы мини-футбол буенча Югары нефть мәктәбе ректоры Кубогына ия булды

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

15 майда Әлмәттә Югары нефть мәктәбе ректоры Кубогына мини-футбол буенча ярышлар узды. Турнирда Әлмәтнең югары һәм урта махсус уку йортларыннан 7 команда катнашты: политехник техникум, сәүдә-икътисад техникумы, физик культура көллияте, һөнәри көллият, медицина көллияте, А.Н. Туполев ис. КАИ-Казан милли тикшеренү техник университеты һәм «Нефть югары мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты.

Уеннар сериясе нәтиҗәсендә Әлмәт физик культура көллияте төп призны — Нефть югары мәктәбе ректоры кубогын алды. 

Әлмәт политехник техникумы — икенче, ә А.Н. Туполев ис. КАИ-Казан милли тикшеренү техник университеты бронза медальгә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International