Казан УНИКСы «Локомотив-Кубань» белән ярымфинал каршылыгының җиденче матчында җиңү яулый (92:87) һәм шулай итеп ВТБ Бердәм Лигасы финалына чыга. Анда казанлылар Мәскәүнең ЦСКА командасы белән очрашачак.
Финалның беренче матчы 26 майда узачак.