Чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионатының 1 турында «Ак Барс-Динамо» хоккейчылары ике җиңү яулады. Кызлар Питерның «Спб-УОР-2» командасын җиңде.
Беренче уенда Валентина Апельганец егетләре очрашуны 9:1 исәбе белән төгәлләде. Матчта голлар керттеләр:
«Ак Барс-Динамо» - Ирина Осипова (7,9,51 мин.), Богдана Садовая (37,53 мин.), Александра Стариенко (40 мин.), Эльза Гобәйдуллина (50 мин.), Юлия Курнаева (56 мин.), Даяна Юшкова (58 мин.). «СПб УОР-2» - Анастасия Кононова (14 мин.).
Бүген чирәмдәге хоккей үзәге кырында узган икенче бәйгедә Казан командасы көндәшләрен 7:0 исәбе белән җиңде.
Үз активларына голларны Яна Тартышная (2 минут), Ирина Осипова (31,39 минут), Юлия Сартакова (46 минут), Эльза Гобәйдуллина (51 минут), Даяна Юшкова (52 минут) яздырган.
«Ак Барс-Динамо» Суперлигасының 2нче тур матчларын яңадан өйдә үткәрәчәк. 29 һәм 30 майда 16:00 кызлар Свердловск өлкәсе җыелмасы белән уйнаячак.