17 май көнне Олы Кайбыч авылының «Салават күпере» спорт комплексында Халыкара Гаилә көненә багышланган гаиләләр арасында йөзү буенча ярышлар узды.
Ярышларда кече һәм өлкән төркемнәр арасында 6 гаилә катнашты. Спорт программасы кысаларында алар «водолазы», «в лес по грибы и ягоды», «Бурлаки на Волге» эстафеталарында тузан җыеп йөрделәр. Шулай ук 50 метрга ирекле стильдә команда капитаннары ярышты.
Чара тәмамланганнан соң судьялар йомгак ясадылар һәм грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр:
Өлкән төркем
1 урын — Яруллиннар гаиләсе;
2 урын — Вишняковлар гаиләсе;
3 урын — Хәсәновлар гаиләсе.
Кече төркем:
1 урын — Хәйретдиновлар гаиләсе;
2 урын — Идрисовлар гаиләсе;
3 урын — Шәрәфетдиновлар гаиләсе