Бүген Казанның «Мотор» стадионында «Күн туп» Бөтенроссия ярышларының шәһәр этабы ачылды.
3500 меңнән артык катнашучы, 2 лига һәм 3 яшь төркеме! Турнирда 2010-2014 елгы спортчылар катнашачак.
Ачылу тантанасында ТР Дәүләт Советы депутаты Вострикова Светлана Анатолий кызы, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Зимфир улы Гарипов, «Рубин» ФК генераль директоры Александр Рөстәм улы Айбатов, ТР футбол федерациясе рәисе урынбасары Әхмәдуллин Радик Мөхәммәтбәки улы булдылар.
Ачылышта «Рубин» ФК уенчылары Илья Рожков һәм Богдан Йочичның автограф-сессиясе узды.
Турнирны ачу чын бәйрәмгә әверелде. Яңартылган «Мотор» стадионында «Рубин» футбол клубы призлары уйнатылды, анда җанатарлар һәм яшь футболчылар катнашты.