Татарстан вәкиле велосипед спорты буенча Россия беренчелегендә икенче булды

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

20-25 майда Тула шәһәрендә 15-16 яшькә кадәрге егетләр арасында велосипед спорты буенча Россия беренчелеге узды.

Очколар буенча төркем ярышында Татарстан Республикасы вәкиле Феликс Константинов, Санкт-Петербургтан Артемия Григорьевка узып, көмеш медаль яулады. Өченче урында Мәскәүдән Степан Бортник.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International