Татарстан Республикасы җыелма командасы – «Алтын туп» бөтенроссия ярышларында җиңүче

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

Туапседа 14 яшькә кадәрге егетләр арасында су полосы буенча «Алтын туп» Бөтенроссия ярышларының финал уеннары тәмамланды. Ярышларда илнең иң яхшы 16 командасы катнаша. 

Узган ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы спортчылары алтын медальләр яуладылар. Көмеш-Казан шәһәреннән «Лицей №182» командасы. Өченче урынны Әстерхан командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International