ТР Спорт министрлыгы хезмәткәрләре «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә катнаштылар

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

25 майда Казан шәһәре янында «Татарстанның чиста урманнары»республика табигать саклау акциясенең үзәк чарасы узды. Урман фондын җыештыру Шәһәр яны урманчылыгының Столбищенск участок урманчылыгының 86нчы кварталы территориясендә оештырылган.

Акциядә ТР Спорт министрлыгы һәм ведомство карамагындагы оешмалар хезмәткәрләре катнашты. Акциядә катнашучылар көче белән әлеге мәйданчыкта 4 куб.м каты көнкүреш калдыклары җыелган, 240 куб. м коры һәм валежник өемнәренә салынган.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе традицион һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру, экологик культура формалаштыру һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International