Рөстәм Миңнеханов «Синтез»ны хөрмәтләүдә: яшь ватерполчыларга үрнәк алырлык кешеләр бар

2024 елның 25 мае, шимбә

Бүген Казан Кремлендә 2023/2024 елгы Су полосы буенча Россия чемпионаты җиңүчесе һәм Россия Кубогы иясе «Синтез» спорт клубын хөрмәтләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов ватерполчыларны «Синтез»ның 50 еллыгы һәм сезон йомгаклары буенча искиткеч нәтиҗәләр белән котлады. «Сез бөтен сезон дәвамында югары дәрәҗәдәге спорт осталыгы, команда рухы һәм җиңүгә ышаныч күрсәттегез. Команда составының тулысынча Россия спортчыларыннан формалашуы безнең өчен аеруча кыйммәтле. Уенчыларның күбесе — Татарстан Су полосы тәрбияләнүчеләре һәм илебез җыелма командасы әгъзалары», - дип билгеләп үтте республика Рәисе.

Ул ассызыклаганча, Россия чемпионы һәм ил Кубогын яулаучыларның 5 нче титулы – барлык коллективның: уенчыларның, Евгений Ярощук җитәкчелегендәге тренерлар составының, танылган ватерполчы Ирек Зиннуров җитәкчелегендәге җитәкчелекнең, административ персоналның һәм ТР Су полосы Федерациясенең планлы һәм команда эше нәтиҗәсе.

Рөстәм Миңнеханов команданың иганәчеләрен һәм җанатарларын клубның җиңүләре белән котлады. «Без Татарстанда югары нәтиҗәләргә ирешү һәм спорт инфраструктурасын үстерү өчен бар көчебезне куябыз. Бүген республикада 293 бассейн эшли, шул исәптән 15е - 50 метрлылары, алар дөнья һәм Россия стандартларына туры килә. Илнең җыелма командалары составына Татарстанның 27 ватерполчысы керә. Яшь спортчыларга тиңләшерлек һәм үрнәк алырлык кешеләр бар», - диде ТР Рәисе. 

Ул команда татарстанлыларны үзенең казанышлары белән сөендерүен һәм спорт ареналарында республика данын лаеклы тәкъдим итүен дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов спортчыларга һәм клуб хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Үз чиратында ватерполчылар Татарстан Рәисенә истәлекле кубок һәм туп тапшырдылар. 

«Синтез» спорт клубы президенты Ирек Зиннуров Татарстан җитәкчелегенә республикада спортка һәрьяклап ярдәм иткәннәре, шул исәптән су полосын үстерүгә зур игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International